Манзарас мәктәбендә “Юл йөрү кагыйдәсен яхшы белүчеләр” дигән район конкурсы үтте. Әлеге чара юл һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан оештырылды. Бәйгедә беренче урынны - Манзас мәктәбеннән Фирүзә Фәттахова, икенче урынны - Зур Сәрдек гимназиясеннән Фасыйл Борһанов, өченче урынны Нырья мәктәбеннән Наталья Любовалар алды. “Яшь пропагандачы” номинацисендә шоферларга мөрәҗәгать – инша язган Пычак мәктәбе укучысы Эльвина Габдерахмановага тиңнәр булмады. Түбән Өскебаштан Зөлфәт Закиров “Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче”, Урта Комардан Диана Ефремова “Яшь санитар” номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр.