Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән берлектә, 7 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар арасында, сайлау темасына карата “Мы – граждане России” дип исемләнгән иҗади конкурс үткәрде. Әлеге конкурска районнан барлыгы 15 эш җибәрелде. Җиңүчеләр 3 номинациядә: “Выбираем сердцем и стихом” (әдәби конкурс); “Рисуем выборы” һәм “Я – будущий избиратель” бүләкләнде. Җиңүчеләр исемлегендә Вахит авылыннан Нияз Кәримуллин, Ташлы – Елга авылында яшәүче Гөлназ Сәлләмова һәм Ядегәрдән Әминә Нигъмәтуллина да бар. Җиңүчеләрне тәбрикләү 23 нче декабрьдә 13 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында уза.