Литературная пятница в библиотеке

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген китапханәдә «Салават күпере» иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Әлеге  утырышта китапханәче Саттарова Л.Р. язучыларыбызны Яңа ел, Кыш бабай тарихы белән таныштырды. Төрле илләрдә Яңа елны ничек каршылыйлар, нинди традицияләре бар, быелгы Әтәч елын ничек каршы алырга, шул турыда кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Язучыларны  Яңа ел  белән котлап , аларга яхшы теләкләр әйтелде. Соңыннан иҗатташлар быелгы үз иҗатларына, берләшмәнең эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International