5нче февраль көнне Өлге авылында “Чана бәйрәме” узды. Авыл башында Саляхов Гамир тарафыннан ясалган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән һәр кешегә кайнар чәй, яңа пешкән коймак белән сыйлану мөмкинлеге оештырылган иде. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Клуб мөдиренең улы Әсгат оештырган җәядән ук ату бәйгесендә Сазтамак авылыннан кунакка килгән Эльвина Ашрабзяновага тиңнәр булмады. Авылдашлар яшь буынга күрсәтү максатыннан борынгы чаналар да алып килгән иде. Фаезова Нәзирә апа матур итеп бизәп алып килгән 100 яшьлек чанага утырып фотога төшүчеләр дә күп булды. Бәйрәм барышында иҗади конкурс: карга төсле су сиптереп рәсем ясау да оештырылды. Бәйрәмнән халык яхшы кәеф, күтәренке күңел, оештыручыларга рәхмәт хисләре белән таралышты. Өлге авылындагы әлеге искиткеч шәп тауга шуарга килергә барыгызны да чакырып калабыз. Килегез, шуыгыз!