14 нче февраль көнне Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнү, шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт , горурлану хисләре уяту максатыннан, Пычак авыл клубы мөдире Фирдәүсә Галимова 2 -4 нче сыйныф укучылары һәм мәктәпкә әзерлек дәресенә йөрүче балалар белән "Башваткыч" тапшыруы үткәрде. Балалар үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Уен бик мавыктыргыч, күңелле үтте. Балаларга бик ошады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.