Өлге авылы клубында, күп санлы авылдашлар соравын исәпкә алып, "Кар бабай маҗаралары" дип аталган курчак спектакле кабатлап күрсәтелде. Әле җәйдән генә эшли башлаган курчак театрының әлеге спектакле нәни тамашачыга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Спектакль алдыннан балалар Убырлы карчык белән фотога төшеп, истәлеккә әкияти фотолар алдылар. Курчак театрының деректоры булган Убырлының капчыгына утырып "Убырлы мәктәбенә" дә китмәкчеләр иде, тик Убырлының капчыгы гына тишек булып чыкты. Ахырда аның чемоданын ачарга булышып, балалар әкият геройларын йокыдан уяттылар. Спектакль исә, балаларны әкияти урманда куян малайлары ясап куйган Кар бабайның кызыклы маҗаралары белән дус-тату яшәүгә өндәде.