Пычак авыл китапханәчесе дус, тату яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәббәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, табигатьтәге матурлыкка соклану хисе, балаларның күңелләренә әхлак тәрбиясе булдыру максатыннан, Арпаяз балалар бакчасында “Дусларың булсын икән” дигән тәрбия сәгате үткәрде. “Тылсымлы куллар” журналында басылып чыккан дуслык турында шигырләр, язмалар белән танышып, кычкырып уку оештырды. Нәрсә ул дуслык, нинди кешеләр белән дуслашмаска,синең дустың бармы һ.б. сорауларга җавапны балалар белән бергәләшеп эзләделәр . 5 бала катнашты.