Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 4-5 сыйныф укучылары белән “Тел – халыкның горурлыгы, аның рухи байлыгы” исемле әңгәмә үткәрде. Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган әлеге әңгәмә Халыкара туган тел көне үткәрүнең тарихы, татар фольклоры, телне бозмыйча матур итеп сөйләшә белүнең әһәмияте, үз фикереңне дөрес итеп тыңлаучыга җиткерә белүнең сере турында барды. Әңгәмәдә атказанган мәдәният хезмәткәре, телебез турында бик матур шигырьләр иҗат итүче Рәмзия апа Хөсәенова да катнашты. Ул балаларга телебезнең ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булуы турында сөйләде. "Бу - туган телебез белән чын күңелдән горурланырлык бик мөһим фактор”, - диде ул. Рәмзия апа Хөсәенова үзенең туган телебез турында язган шигырен укып күрсәтте һәм балаларга тизәйткечләр әйтү буенча мастер-класс күрсәтте. Әңгәмәдә катнашучы укучылар телебез турында үз фикерләрен бик матур итеп әйтеп күрсәттеләр. Алар татар телендә сөйләшә алулары белән чын күңелдән горурланалар икән. “Тел – халыкның горурлыгы, аның рухи байлыгы” исемле ачык киштәдәге китаплар белән дә таныштылар. Татар халык әкияте “Ак буре”не рольләргә бүлеп уку оештырылды. Иң сәнгатьле һәм дөрес басым белән әлеге әкиятне 4 сыйныф укучысы Моратов Азамат укыды.