7- март көнне Түбән Арбаш клубында “Язның күркәм бәйрәме” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәм кичәсендә күркәм затлар төрле конкурсларда катнашты һәм аларга багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады. Ш.Маннурның “Бозлы кар астында” поэмасын укыганда алар күз яшьләрен тыя алмадылар. Соңыннан күмәк биюләр оештырылды.