8 март көнне Бай лангар авылы мәдәният йор тында, Халыкара хатын – кыз лар көненә багышлап, “Ягез әле, кызлар- йол дызлар” дип исемләнгән бәй ге үтте. Әлеге бәйгедә төр ле яшьтәге кызлар үзара көч сынашты. Алар “Тәмле сүз”, “Иң матур прическа”, “Фикер йөрт”, “Иң оригиналь ризык”, “Иң тиз бәрәңге әрчүче” һәм башка кызыклы конкурсларда катнашты. Кызларның җитезлеген, зирәклеген, уңганлыгын жюрилар бәяләде. Бәйге соңында мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Әгълиуллина, конкурста катнашучы кызларга, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйге нәфис сүз, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.