21 март көнне үзәк китапханәдә язучы, икътисадый фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, автор-публицист Фарсель Сахап улы Зыятдинов белән очрашу булды. Очрашуга килгән кунаклар Татарстаннан читтә дә бакчачы буларак танылган һәвәскәр бакчачыга үзләренең бакча, язгы эшләр белән бәйле сорауларын бирделәр. Бигрәк тә культуралы үсемлекләрне корткычлардан саклау, уңдырышлылыкны арттыру, орлыкларны җирне язгы чәчүгә әзерләү белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде.