Дуслыгыбыз белән көчле без!

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Халкыбыз мирасы булган халык уеннарын искә төшерү, яшь буынга җиткерү, милли горурлык тәрбияләү максатыннан , 22-март көнне Өлге авылы клубында балалар өчен “Дуслыгыбыз белән көчле без!” дип исемләнгән уеннар кичәсе узды. Кичәгә килгән балалар татар халык киемнәрен киенеп, кайчандыр кичке уеннарда әби-бабалары уйнаган уеннарны уйнап күңел ачтылар. Балаларга бу бәйрәмдә “Гөлбану”, “Ачык авыз”, “Яулык яшерәм”, “Түбәтәй”, “Капкалы” кебек классик уеннар белән бергә заманча уеннар да тәкъдим ителде. Балалар элеккеге уеннарны да бик яратып кабул иттеләр, мавыгып уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында уеннардан алган тәэсирләр белән уртаклашу, тәмле чәй белән сыйлану белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International