1 апрель көнне илебез Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Иске Оча авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар белән “Пернатые питомцы”дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе, кошлар тормышыннан иң кызыклы очраклар белән таныштырды. Балалар кошлар турында мәкаль һәм табышмаклар да сөйләделәр.