Татар Толлысы авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән үзләренең авылларындагы чишмәләргә экскурсия оештырды. Ул балаларга чишмә суының безнең өчен бик кирәк булуын, аны сакларга кирәклеген аңлатты. Чишмәләр һәм башка сулыкларның тереклек өчен әһәмиятен ассызыклады.