Мәмәшир авылы мәдәният йортында мәдәният,театр көннәре уңаеннан "Җәүһәр" клубына йөрүчеләр белән "Сәхнә дигән олы тәхет" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Моннан 20-25 ел элек спектакльләр уйнап йөргән өлкән үзешчәннәребез үзләренең истәлекләрен янарттылар.Татарстан радиосында эшләгән Нигъматуллин Харис абый хезмәт чорында аралашкан халкыбызның күренекле шәхесләре С.Садыйкова, Г.Кайбицкая, З.Басыйрова һ.б. турында сөйләп үтте.Җирле шагыйрәләребез яңа шигырьләрен укыдылар.Кичә барышында спектакльләрдән дуэтлар, ялгыз җырлар башкарылды.Кичә табын артында дәвам итте.