Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Күкшел мәдәният йортында мөһим чара үтте. Туберкулез турында тулырак мәгълүмат бирү һәм әлеге авырудан саклану чаралары турында сөйләшү өчен Күкшел мәдәният йортында авыл яшьләре белән “Туберкулез һәм аңа каршы көрәш чаралар” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде.
Чарага Күкшел авылы фельдшеры Валиева Гөлфия Миннәхмәт кызы чакырылган иде. Ул катнашучыларга авырудан саклану һәм аны булдырмау хакында аңлатты.