1 нче апрель көнне Вахит авылының “Батыр” спорткомплексында-Татарстанның атказанган агрономы, озак еллар “Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы, ярдәмчел,тырыш, авылыбызның олы йөрәкле кешесе булган-Рәхимуллин Нәсыйх Нотфулла улы истәлегенә I нче тапкыр волейбол турниры узды. Әлеге турнир Нәсыйх Нотфулла улының туганнары, иң якын дуслары, Янил авылы җирлеге, “Вахитов исемендәге” хуҗалык ярдәме белән үткәрелде. Волейбол ярышы ачылышында-Нәсыйх абыйның балалары-Фәнил-Алмаз Рәхимуллиннар, Янил авылы җирлеге Башлыгы-Илгизәр Корбанов, “Вахитов исемендәге” хуҗалык җитәкчесе урынбасары-Рәис Хөсәенов, Кукмара ветеринария бүлеге җитәкчесе-Рифат Кәримуллин, Казан шәһәренең ООО “АкВет” хезмәтенең генераль директоры-Радик Сафиуллов, “РифЭль” сәүдә үзәге җитәкчесе-Рифкать Фәхертдинов, Янил авылы элемтә бүлеге хезмәткәре-Мөнир Газизуллиннар катнашты. Нәсыйх Нотфулла улын искә алып, командалар арасында ярышлар башланып китте. Турнирда 6 команда-Кукмара (Вахит авылы), Саба, Балтач, Малмыж, Әтнә, Мамадыш районнары көч сынашты. Көчле, кызу уеннардан соң, нәтиҗәдә: 1 урында-Саба, 2 урында-Малмыж, 3 урында-Кукмара (Вахит авылы) районнары җиңү яулады. Нәсыйх Нотфулла улы истәлегенә багышланган турнир кубогына-Саба районы командасы ия булды. Җиңүче командаларга һәм һәр команданың иң яхшы уенчыларына дипломнар һәм иганәчеләрдән акчалата бүләкләр тапшырылды.
Турнир ахырында Нәсыйх абыйның уллары оештыручыларга, иганәчеләргә, уенчыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Нәсыйх Нотфулла улы-безнең күңелләребездә. Һәр кешегә ярдәм итеп, бар көчен,хезмәтен хуҗалыкка багышлады. Ул- гаиләсенә, якыннарына, Вахит авылына иң хөрмәтле кеше иде. Аны сагынып, юксынып авылыбызда, хуҗалыкта һәр көн искә алалар. Тиздән авылыбызның бер урамына “Нәсыйх Рәхимуллин” исеме биреләчәк.
Әлеге ярыш Нәсыйх абый рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!
Волейбол турнирыннан Сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Нияз Кәримуллин
Казан дәүләт мәдәният институты студенты
Автор фотолары