Язгы мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе укучылар белән бергә, сугыш ветераны Фаткрахманов Фоат абыйга бардылар.Укучылар сугыш ветеранына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Фоат абый сугыш чорының авырлыклары, яшь кенә солдатларның зур батырлыклар күрсәтүен сөйләп үтте.