Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Наркомания – нәрсә ул?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында наркотикларга кагылышлы сорауларга җавап алынды. Максаты: укучыларны физик һәм әхлакый яктан сәламәт итеп тәрбияләү, наркотиклар афәтеннән балаларны саклау.