“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында, Югары Өскебаш авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән бергәлектә, тыл ветераны янында булды. Укучылар ветеранга сугыш чорында күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ветеран сугыш чоры белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.