«Земля – твой дом, посмотри, кто живет в нем» - экологик сәгать

2017 елның 21 апреле, җомга

Югары Күзмис авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен  «Земля – твой дом, посмотри, кто живет в нем» дип исемләнгән экологик сәгать булып үтте. Кичә барышында укучыларга җирнең бүгенге экологик торышы турында мәгълүмат бирелде. Балалар киләчәк буын өчен табигатьне ничек итеп саклап калу турында фикерләрен әйттеләр. Шулай ук экологик темага әзерләнгән биремнәрдә теләп катнашып, табигать буенча булган белемнәрен күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International