26 нчы апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә “Тукай халык шагыйре” исемле шигърият кичәсе үтте. Әлеге кичәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырды. Кичәдә Тукай тормышы турында электрон презинтация күрсәтелде. Кичә барышында Тукайның 131 еллыгы уңеннан игълан ителгән шигырь конкурсына нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә нәни кунаклар һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче җирле язучыларыбыз үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.