Трыш авылы китапханәчесе 1-7 сыйныф укучылары белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайнын тууына 131 ел тулу унаеннан "Без Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби- тематик кичә уздырды. Чара кысаларында балалар, әдипнең әкиятләрен сәхнәләштереп, аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Тамашачылар бәйрәмне бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде.