Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы «Тылсым» тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы пенсионерлар өчен ««Казан утлары» - кырыс сугышларны кичкән рухи- мили таянычыбыз» исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында ул аларны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче «Казан утлары» журналының тарихы, аның сугыш вакытында солдатларга зур рухи азык булуы турында сөйләде, журнал турында сугыш вакытындагы кызыклы истәлекләр белән таныштырды.