29 апрель көнне Казан дәүләт мәдәният институтында-балалар, яшүсмерләр, студентлар, олылар арасында 7-нче БөтенРәсәй “Весенние проталины” хор һәм җыр иҗаты конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс Россия Федерациясе, Татарстан Республикаларының мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Катнашучылар арасында-Мәскәү, Киров өлкәсе, Башкортстан, Казан, Татарстан районнары һәм башка төбәкләрдән килүчеләр фольклор, вокаль ансамбльләр, академ хор, халыкчан һәм эстрада җыры номинацияләрендә көч сынаштылар. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3 нче курс студенты-Нияз Кәримуллин әлеге конкурста катнашып, Вокал-соло-Халыкчан номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат, Вокал-соло-Эстрада номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булды. (Җитәкчесе-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе-Марат Гөмәр улы Яхъяев).