Вахиттә Җиңү бәйрәме

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Вахит авылында “Җиңү көне” бәйрәменә багышланган “Вахитов исемендәге” хуҗалыкка керүче-Вахит, Янил, село-Чура, Лельвиж, Тырыш, Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарыбыз хөрмәтенә-җәйге сәхнәдә Вахит башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән митинг, мәдәният йортында “Вахит Сабантуе” видеоязмасын күрстәтү чаралары, ветераннарга әзерләнгән өстәл артында авыл җирлекләренең җырчылары, биючеләре, алып баручылары катнашында зур концерт үткәрелде. Барлык ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга иң изге, кайнар теләкләрен “Вахитов исемендәге” хуҗалык җитәкчесе-Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары җиткерделәр. Бәйрәмдә ветераннар бер-берсе белән аралашып, җырлашып, концертта катнашучыларны мул алкышларга күмделәр, әлеге бәйрәмне оештырган җитәкчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Барлык ветераннарны зур бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алдагы тормышларында исәнлек-саулык, матур, бәхетле тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомерләр телибез!

Нияз Кәримуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International