14 май көнне Байлангар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Гаиләләр тату, тигез булсын!” дигән әдәби –музыкаль кичә үтте. Катнаштылар: Хисматова Люция, балалары :Айрат,Айнур,Айлюзә;
Камалиева Йолдыз, балалары: Зөхрә,Айсылу; Газизуллина Раушания, баласы: Искәндәр.
Чараның төп максаты: гаилә-җәмгыятнең бер күзәнәге, аның татулыгы өйдәге һәр кешенең бәхетле тормышы һәм сәламәтлеге өчен төп шарт икәнлеген күрсәтү. Гаилә-һәр кешенең таяну ноктасы. Ир белән хатын-тормышның башлангычлары. Гаилә бәхетен алар бергә тудыра.
Уенчылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, гаилә турында сорауларга җавап эзләделәр, моннан тыш, мәкальләр, йомгак чорнап әкият сөйләү, төрле ситуацияләрдән чыгу, физкультура дәресе, хәрефләрдән сүзләр төзү кебек һ.б.уеннар уйналды.