Пионер оешмасының туган көнен Мәмәширдә дә бәйрәм иттеләр

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Мәмәшир авылы мәдәният йортында өлкәннәр белән үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасының туган көнен билгеләп үттеләр. Программада пионериянең тарихы, аның төп максатлары белән дә таныштырдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Инде пионер оешмалары үткән буын тарихында гына кала килә диясе килми, чөнки районыбызның  күп кенә авылларында кызыл галстуклы балалар күренә башлады инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International