Композитор Ф.Әхмәтовны искә алу кичәсе.

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

 23 май көнне Югары Өскебаш авылы китапханәчесе якташыбыз Г.Тукай исемендәге Дәү­ләт премиясе, Глинка исе­мендәге РСФСР премиясе лауреаты, Россиянең һәм Та­тар­станның халык артис­ты, татар музыка сән­га­тенә яңа­лык алып килгән, аны үсте­рергә үзеннән зур өлеш керт­кән, ике йөздән артык җыр һәм романс калдырган композитор Фасил Әхмәтов­ка  багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан ул” - дип исемләнгән искә алу  кичәсе үткәрде. Кичәдә композиторның  төрле елларда иҗат иткән әсәрләре яңгырады, җырлары җырланды. Фасил Әхмәтовны хәрмәт итеп килгән кунаклар арасында аның  туганнарының чыгышы күңелләрдә бик тирән эз калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International