Татар Толлысы, Иске Оча, Үрәсбаш, Чишмәбаш авылы китапханәләрендә Балаларны яклау көне уңаеннан “Эх, күңелле балачак” дип исемләнгән кичәләр үтте. Китапханәчеләр бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, балаларны әлеге көн тарихы белән таныштырды. Шулай ук алар җәйге ялларда китап укучыларны китапханәгә дәште. Соңыннан балалар белән күңелле уеннар үткәрелде.