8 июньдә Кукмара мәдрәсәсендә ифтар ашы узды. Мәҗлескә ике йөзгә якын кеше килгән иде. Районыбыз мөселманнары өчен кичке авыз ачтыруны район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт катнашында оештырыдылар.
Җәмәгать авыз ачканнан соң ахшам намазы укылды. Вәгазьләр, чыгышлар тыңлады.