Терлек санын арттыру һәм сөт саву буенча Кукмара беренчеләр рәтендә

2017 елның 9 июне, җомга

2017 елның 1 июненә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 748,9мең баш, шул исәптән сыерлар – 248,2 мең баш тәшкил итә. Агымдагы елның 5 аенда  521,6 мең тона сөт (узган елның шушы чорына карата 105%), 159,6 мең тонна – терлек ите һәм кош ите (101%), шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 41,3 мең тонна (104%) җитештерелгән. Бу саннар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, 2017 елның 5 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмәдә, китерелгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эре мөгезле терлекләр саны Зәй, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Сарман һәм Яшел Үзән районнарында узган елдагыга караганда арткан. Терлекләр санын киметкән районнар: Чистай, Минзәлә, Арча, Әлки,Чирмешән һәм Кама Тамагы.

Сөт җитештерү күләмен арттырган районнар: Әтнә, Кукмара, Зәй, Әлмәт, Биектау һәм Аксубай районнары. Аны киметкән районнар: Кама Тамагы, Арча, Минзәлә, Апас, Тукай, Чистай һәм Мөслим.

Киңәшмәне үткәргән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә җентекләп тукталган. «Үлән әлегә бик юеш, шуңа күрә беренче чабымны сенажга җибәрергә кирәк, – дигән Нәҗип Хаҗипов. – Сөтчелек комплексларында терлекләр рационына 30% яшел азык өстәргә кирәк».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International