Өлге авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган уен-викторина үткәрелде. Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Россиянең дәүләт символлары – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, презентация карадылар. “Россия – минем Ватаным!” дигән стенд-күргәзмә белән таныштылар.