13 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена күрше Саба районы Килдебәк авылы мәктәбендә җәйге лагерьда ял итүче балалар экскурсиягә килделәр. Алар Кукмара төбәгенең тарихы белән тирәнтен таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар, ишек алдындагы әкияти персонажларга сокландылар.