Пычак авылы китапханәчесе урта яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсия оештырды. Ул балаларны авыл тарихы, аның кешеләре белән таныштырды. Балалар чишмәгә бардылар,суларын эчтеләр, чишмә тирәләрен чистарттылар. Шулай ук төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Табигать турында шигырьләр һәм җырларны искә төшерделәр.