7 июньдә Россия тарихында зур вакыйга башлана – Конфедерацияләр Кубогы уеннарына старт бирелә. Уеннар илебезнең дүрт шәһәрендә - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида һәм Казанда үтәчәк. Әлеге зур спорт чарасы 17 июньдә Санкт-Петербургта Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футбол җыелма командасының Яңа Зеландия командасына каршы уены белән башланып китә. 18 июньдә исә башкалабыз Казан кунаклар каршы алачак: “Казан Арена” стадионында кичке сәгать 6да Португалия-Мексика командалары очраша. 22 июньдә исә “Казан Арена”да Германия - Чили, 24 июньдә Мексика - Россия командаларының очрашуы көтелә. Ә 28 июньдә Казанда ярымфинал уеннары узачак.