“Зилант” спорткомплексында пляж волейболы буенча турнир үтте

2017 елның 17 июне, шимбә

“Зилант” спорткомплексының спорт мәйданчыгында 2001-2002, 2003-2004 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында пляж волейболы буенча турнир үтте. Анда беренче яшь төркеме буенча - 10, икенчесе буенча 9  команда катнашты.  Турнирның җиңүчеләре: Алинә Сәмигуллина, Алия Шәрәфетдинова (Вахит авылы), Фәридә Галимҗанова, Энҗе Шәфигуллина (Зур Кукмара), Алия Закирова, Сабина Сәләхова (“Зилант”), Алексей Болотов, Марат Галимҗанов (Манзарас).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International