Кыргызстан делегациясе Кукмара төбәгендә булып китте

2017 елның 17 июне, шимбә

ыргызстанның Милли стратегик тикшеренүләр институты экспертларыннан торган делегация Кукмара районына килде. Институтның директоры Азамат Дикамбаев җитәкчелегендәге төркемне әүвәл Кукмара төбәкне өйрәнү музеена алып керделәр, дип яза «ТР МДН» сайты. Районның чал тарихын чагылдыручы экспонатлар кунакларда зур кызыксыну уятты. Музей директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина белдерүенчә, кыргыз халык язучы Чыңгыз Айтматовның әнисенең әтисе Хәмзә чыгышы белән Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан икән. Шуңа күрә делегация вәкилләре шушы авылга да барып Хәмзә бәйнең йорт нигезен карадылар, зиратка барып, мәшһүр язучының туганнары җирләнгән каберләрне зиярат кылдылар.

Сәфәрнең бик тә күңелле һәм кунакларны шатландырган да, сокландырган да өлеше ул – Кукмара мәдрәсәсенә килү булгандыр. Мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәртәбәле кунакларны уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды, мәдрәсә музеен күрсәтте. Әлеге сәфәрдән кунаклар бик канагать калдылар, ә истәлеккә Кыргызстан бүләген – сарык йоныннын эшләнгән киез намазлык калдырып киттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International