30 нчы июнь көнне Күкшел авылы җирлегендә "Сөрән"-Сабантуйга яулык җыю бәйрәме булып узды.Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Гореф-гадәт буенча авылда яулыкны япь-яшь егетләр җыя. Алар матур итеп киенеп билләренә чигүле сөлге, башларына түбәтәй, аякларына итек киеп, җырлап-биеп, бөтен авыл халкын бәйрәм рухына баетып, бәйрәмне ямьле итеп уздыралар.Мәдәният йортында эшләүчеләр алар артыннан җыелган яулыкларны, бүләкләрне барлап җыеп йөрделәр.Бәйрәм төнге сәгать 1 дә башланып иртәгесен 17 сәгатьтә тәмамланды.