Әсән-Елга авыл китапханәсендә 4-8 сыйныф укучылары белән Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. “Шахмат – уены акыллылар” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды, шахмат уенының килеп чыгу тарихы сөйләнде. Укучылар белән шахмат уены турында викторина үткәрелде. Соңыннан шахмат уйный белүчеләр белән ярыш үткәрелде.