Нырты җирлегендә гөрләп бәйрәме авыл узды . Авылда печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю,банка эшләр башланды.Ходай тырышканга көнен дә тора биреп,һава торышы да уңай.Да Янгыры,кояшы да бар.Гел эш кенә алҗыта авыл халкын.Истә тотып Шуны, мәдәният хезмәткәрләре Алевтина Алексеевна,Гөлнур Зиннатовна халыкка ял,бәйрәм оештырдылар.
22 - июль көнне велосипедчылар ярышы булды. Олысы,кечесе катнашты.Иң яшь велосипедчылар абыйлы-энеле Фахрутдиновлар булды,авылыбызның иң актив егетләребезнең берсе Халиков Вильдар велосипедта төрле трюклар башкарды.Ә инде велосипедлары булмаганнары йөгерде,марафонда иң өлкән катнашучы Абзалова Газилә апа булды,бирешмәде финишка хәтле йөгерде.Аннан соң Ә, үзебезнең якта үскән шифалы үләннәр,коймак,җиләк кайнатмалары ,самавыр чәе белән сыйландык .Дәртле Авыл музыкага күмелде.Олысы-кечесе биеде төнгә хәтле.Гармунчыларыбыз да тормады тик. Хайруллин Рафаил Хуҗиева Рауза апа һәм үз гармуннарында дәртле авыл көйләре башкардылар.Ныртының иң оста җырчыларыбыз Мәрьям апа Каримова,Гөлнур Иванова матур җырларын безгә бүләк иттеләр.
Эшләргә,яшәргә дәрт,көч өстәлде.Вакытында эш тә,ял итүе дә шул кирәк, дип хэбэ итә Валентина Кузьмина.