Шигырь бәйгесе

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Балаларда шигърияткә,китапка кызыксыну уяту; мәхәббәт тәрбияләү ,сәнгатьле сөйләү осталыкларын үстерү максатыннан Пычак авыл клубында һәм китапханәсендә “Илгә шагыйрь кирәк, шигырь кирәк ” дигән шигырь конкурсы үткәрелде. Бу конкурста балалар үзләренең осталыклары, сәхнәдә үзләрен тотулары матур һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән аерылып тордылар. Беренче урынга Гарифянова Миләүшә - “Рыжая дворняжка” , икенче урынны Гилязова Ильвина- “Любовь” , Сөмбелә Закирова - “Руслан и Людмила” шигырьләрен укып өченче урынны алдылар. Шигырь -күңелемнең җаны,шигырь - сәнгатнең җаны ” дигән китап күргәзмәсе эшләнеп , китаплар белән таныштырылды.Кычкырып уку оештырылды.Истәлекле бүләкләр тапшырылды.12 бала катнашты .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International