Пычак авылы китапханәчесе халык авыз иҗаты аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; балаларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлры тәрбияләү, максатыннан “Тапкырларга табышмак” дигән балалар өчен кичә үткәрде. Балалар “Дуслык” һәм “Кояшкай” командаларына бүленеп 5 турда көч сынаштылар.“Җомак әйтәм тап”, “Сорау миннән –җавап сездән”,”Серле кунак”, “.”Шарадалар” һәм “Кем җитез” дигән уеннарда катнашып“Кояшкай “командасы җиңү яулады. Бәйрәм бик күңелле булды.