Чишмәбаш авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче уен формасында балаларны табигать байлыклары белән таныштырды, аларны ничек сакларга кирәклеге хакында мәгълүмат бирде. Балалар төрле газета-журналлар карады, табышмаклар чиште, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты.