Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында” Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шушы уңайдан авыл китапханәләрендә төрле мәдәни чаралар гөрләп узды.
Әсән –Елга авылы китапханәчесендә“22 август – Россия флагы көне” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Набиева, балалар бакчасы нәниләре өчен, “Флагны үз кулларың белән тот” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар Татарстан символы, флагның төсләре хакында мәгълүмат алды.
Күкшел авылы китапханәчесе тарафыннан“Государственный флаг России”дип исемләнгән презентация күрәтелү балаларда зур кызыксыну уятты.
Түбән – Арбаш авылы китапханәсендә Син беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар төрле тарихи, герб, флаг, гимн белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр, туган якның күренешләре төшерелгән пазллар җыйдылар. Ә ахырдан бергәләп матур итеп гимн җырланды.
Зур Сәрдек авылы китапханәсе үткәргән мәдәни чарада бик күңелле үтте. Наилә Шакирова чарага җыелган халыкка РФ Дәүләт флагы көненең истәлекле дата буларак билгеләнеп үтүен һәм флагның купгасырлык тарихы турында сөйләп узды.