5 август көнне Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисматова мәдәният йорты спорт мәйданчыгы янында “Әкият илендә күңелле стартлар”оештырды.
24 нче июль көнне Вахит авылы китапханәчесе Ләйсән Галимуллина студентлар өчен “Эксиремизм- бүгенге көн афәте!” дигән әңгәмә уздырды.
Тат. Тулба авылы китапханәчесе Гөлнара Хасанова кече яшьтәге балалар белән “Әкияттә кунакта ” дигән исем астында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар төрле әкиятләрне барладылар, әкияти геройларны искә төшерделәр.
Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисматова авыл халкына “Байлангар җирлеге тарихы” дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрде.
Пчак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова авыл халкын ял иттерү максатыннан киң катлам китап укучылар өчен “Кичке уен” үткәрде.
Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова балаларга яңа кайткан китаплар буенча “Яңа китап - яңа дус” дип аталган күзәтү үткәрде.
12 июл көнне Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Вәлиева төрле яшьтәге балалар белән табигать кочагына экскурсиягә чыктылар.
7 июл көнне Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Вәлиева төрле яшьтәге балалар өчен кино күрсәтте.