Кукмара муниципаль район Башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ районыбызның барлык хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлый.
6 март көнне “Олимп” Боз сараенда Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында, “Орион” (Кукмара) һәм “Ак Бүре” (Казан) окмандалары очрашты. Уен “Орион” командасы файдасына 6:2 нәтиҗәсе белән тәмаланды.
5 март көнне Зур Кукмара авыл җирлегендә чаңгы ярышы үтте. Барлыгы 85 кеше катнашты. Иң яшь чаңгычыга 13 яшь булса, иң олысына 75 яшь иде.
Кукмара муниципаль район Башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ районыбызның барлык хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлый.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вахит авылында яшәүче Гөмәрова Фагыйлә Хуҗый кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, районның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
26 – 28 февраль көннәрендә Оштарма Юмья һәм Урта Комар авыл җирлекләре территориясендә Удмурт культурасы көннәре үтте.
Кукмара үзәк китапханәнең китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фаритовна “Мелосердие” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшьләр өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язгы тамчылар” исемле уен-викторина үткәрде.
3 март көнне А.М. Булатов исемендәге күппрофилле лицейның башлангыч сыйныф укучылары Кукмар үзәк китапханәсенә кунакта булдылар һәм 3Д форматта кино карадылар.
29 февраль көнне Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясының 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышы үтте. Әлеге утырышта Халыклар дуслыгы йорты директоры Г. Гареева, керәшен, марий һәм удмурт милли-мәдәни автономияләре рәисләре катнашты.
6 март көнне 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Кукмара районы җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтәчәк.