ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
27 августта, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды.
Бүген районыбызга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бер төркем кунаклар килде.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Районыбызның Чишмәбаш авылында “Уйнагыз, гармуннар!” дигән бик матур бәйрәм чарасы узды. Бу көнне һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Районда 22 августтан 31 августка кадәр “Легаль булмаган мигрант” оператив-кисәтү акциясе бара. Аның кысаларында хокук саклау органнары вәкилләре, федераль миграция хезмәткәрләре белән берлектә, чит ил гражданнарының Россия территориясендә законсыз яшәү очракларын кисәтү өстендә эшлиләр, тикшерүләр алып баралар.


“Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” бер төркем мәгариф хезмәткәрләре күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Менә кемнәр алар:

Владислав Абдуллов – “Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” педагогы

Гөлчәчәк Ишмеева – Кукмара 1нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы

Гөлсинә Муравьева – Лубяндагы 2нче номерлы балалар бакчасы мөдире
11 - 17 августка кадәрге вакытка билгеле булган кыр батырлары:

Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар:

«Тойма» ширкәтеннән Райнаф Галиев, Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нургали Тимергалиев, «Тукай» агрофирмасыннан Николай Арукаев.
“TATFIGHT” һөнәри көрәш лигасы кысаларында Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорткомплексында республика турниры үткәрелде. Программада киокусинкай каратэ, сугшычан самбо, татфайт, кикбоксинг бар иде.

22
август, 2014 ел
җомга
Үрәсбаш авылының Пионер урамына юл идарәсе вак таш җәйде, ә “Мосты” дигән оешма дүрт күперне яңартты. Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина сүзләренә караганда, киләчәктә әлеге авылның Октябрь һәм Лесная урамнарының да юлларын төзекләндерү күздә тотыла. Шулай ук Үрәсбашта часовня төзү өчен урын әзерләнә, өмә ясап чистарту эшләре алып барыла.


Республикада икенче ел рәттән авыл җирлегендә урнашкан мәдәният учреждениеләре арасында еллык нәтиҗәләр буенча акчалата бүләкләү конкурсы үткәрелә. 100 мең сум күләмендәге әлеге премиягә Зур Сәрдек авылы китапханәсе (китапханәче – Наилә Шакирова) лаек булды.


Республикада икенче ел рәттән авыл җирлегендә урнашкан мәдәният учреждениеләре арасында еллык нәтиҗәләр буенча акчалата бүләкләү конкурсы үткәрелә. Авыл җирлегендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре арасында булган конкурста Түбән Комар авылы китапханәчесе Светлана Туктаева 50 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International