ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда геология буенча беренче республика кыр олимпиадасы узды. Әлеге чарада Кукмара 1нче гимназиясе дә катнашты. Укучылар күптөрле конкурс һәм ярышларда көч сынаштылар, җиңү яуладылар.


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район ЗАГСында зур чара узды. Бәйрәм тантанасына Сәрдекбаш авылында гомер кичерүче Маһинур һәм Радик Мостафиннар чакырылган иде.

11
июль, 2014 ел
җомга
10 июль көнне Казанның Елга портында "Булгария" теплоходында һәлак булучы 122 кешене искә алып чәчәкләр куйдылар. Тетерәндергеч һәлакәткә бүген 3 ел узды.


“Бердәм Россия” көне” акциясе кысаларында Кукмарада үткән партиянең район конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашкан иде. Ул тиздән Татарстан Министрлар Кабинеты булышлыгы белән “Социаль халык проектлары” конкурсы игълан ителәчәген, аның рамкасында күп проектларны тормышка ашыруда партия ярдәме күрсәтеләчәген билгеләп үткән иде.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлекчәсе бер төркем пенсионерлар өчен Биләр җирлегенә сәяхәт оештырды. Музейдагы экспонатлар белән танышып, тарихи һәйкәлләрне һәм башка истәлекле урыннарны күреп кайттык. Изге тарихи җирләргә сәфәр кылу онытылмаслык кичерешләр калдырды, дип хәбәр итте Артур Зәкиев.
Чишмәбаш авылында җәйге чорда балалар өчен дини лагерь эшләде. Анда 50дән артык бала йөрде. Авыл мулласы Шамил Шәфигуллин, абыстайлар Гөлчирә Ногманова, Фәнзилә Хәсәновалар ун көн буена балалар белән булдылар. Малайлар-кызлар бик теләп дин гыйлеменә, намаз укырга өйрәнделәр, вәгазь тыңладылар. Буш вакытларында исә бердәм булып футбол уйнадылар, ял иттеләр.

8
июль, 2014 ел
сишәмбе
11 июль көнне 16.00 сәгатьтә Кызыл Тау, 12 июль көнне 19.00 сәгатьтә Кече Чура авылында керәшеннәрнең традицион бәйрәме “Питрау” үткәрелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
«Нараткай» балалар сәламәтләндерү лагере үзенең эшен дәвам итә. 2 июль көнне беренче сменаның ябылу, 6 июль көнне икенче сменаның ачылу тантанасы булды. Икенче сменада 6 июльдән 26 июльгә кадәр 85 бала ял итәчәк. Балаларга вакытларын файдалы уздыруларын, сәламәтлекләрен ныгытуларын телибез.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Кичә Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Зәй муниципаль районында 2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗәләргә һәм уңышны җыеп алу буенча бурычларга багышланган семинар-совещаниедә катнашты.
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галиева Рузалия Битлянгур авылында яшәүче Марданов Нури Мардан улын 95 яшлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президентының котлау хатын, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International