ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кече Чура авылында гомер кичерүче Тарасова Федора Романовнага 95 яшь тулды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьевлар котлады. Федора апага Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
«Мәктәпләргә капиталь ремонт» дип аталган республика программасы кысаларында быел алты урта мәктәп яңартылачак. Белем бирү йортларын ремонтлау белән беррәттән, яңа балалар бакчалары төзү эшләре дә дәвам итә. Кукмараның Гафиятуллин урамындагы 140 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы Мамадышның  “Стройсервис” оешмасына тапшырылса, Зур Сәрдек һәм Аш-Буҗи авылларында 50шәр урынлы балалар бакчаларын үзебезнекеләр - “Строй-Гарант” ширкәте төзи. Узган атнада гимназиядәге капиталь ремонт, бу төбәктәге балалар бакчаларын төзү эшләре ничек барышы белән  кызыксынып, Зур Сәрдек авылында булып кайттык

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
17 июльдә 9.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасында (Кукмара поселогы, Ленин урамы, 13 йорт) Татарстан республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү Идарәсе начальнигы Роза Рифкать кызы Килькеева, хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлегенең баш киңәшчесе Зөбәрҗәт Мөнир кызы Фазуллина тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырыла.
Казан урамыннан барабыз. Моточалгы белән газон чирәмен кыркыйлар. Үтеп барышлый гына да ачык тәрәзәдән машина салонына яңа чабылган үлән хисе үтеп керде. Затлы хушбуй диярсең. Атналар буе урманнан кайтып кермичә, печән чапкан яшь вакытларны искә төшерде бу ис.
Олыяз авылында яшәүче Мәхмүтова Нәзифә Шакир кызына бүген 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов та юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Барлык оешма-предприятиеләре алдына яфраказык хәзерләүгә үз өлешен кертү буенча бурыч җиткерелгән иде. Әлеге эш оешкан төстә башланып китте. “Хезмәт даны” газетасы редакциясе “Әсәнбаш” агрофирмасына имән миллекләре әзерләп тапшырды. Район буенча яфраказык әзерләү 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Чит төбәкләрдә сабантуйлар үткәрүгә районыбыз ел саен зур өлеш кертә. Быел район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйда катнашты. Бәйрәмдә “Туган якны өйрәнү” музее, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре үзләрендә җитештерелгән продукцияләр урын алган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Аш-су осталары халыкны тәмле ризыклар белән сыйладылар, үзешчән артистлар үзләренең чыгышлары белән көн буе күтәренке кәеф, бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Райондашларыбыз спорт ярышларында да актив катнаштылар. Милли көрәш бәйгесендә Олыяздан Ришат Дәүләтшин (80 кг.), Нәфис Галиев (90 кг.), Балыклыдан Илнар Мәликов (100 кг.) беренче урыннарны, Ринат Дәүләтшин авыр үлчәүдә өченче урынны яуладылар. Якташыбыз, бүгенге көндә Свердловск өлкәсендә яшәүче Рөстәм Вәлиуллин абсолют батыр исеменә лаек булды.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю эшләренә хәзерлек чаралары күрү, үләт базларын тәртипкә китерү, көзге чәчүгә орлык һәм җир әзерләү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Районда барган төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү, балаларның җәйге ялын оештыру, яңа уку елына хәзерлек чаралары күрү, халыкның үзмәшгульлеген үстерү, салымнарны үзвакытында җыю һәм башка мәсьәләләр буенча төгәл бурычлар куелды.
Җәйге лагерь – укучыларның күңелле ял итү вакыты.  Аны дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен укытучылар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Аларга без, китапханәчеләр дә, ярдәмгә киләбез. Пычак  урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән “Кояшкай” һәм “Дуслык” командалары арасында “Әкиятләр илендә күңелле стартлар” дигән чара үткәрелде
Әлеге эстафетага старт агымдагы елның 21 февралендә Португалиядә бирелгән иде. Аның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм төрле ил вәкилләре арасында мәдәни һәм социаль элемтәләр урнаштыру иде. Факел 40 европа иле, шул исәптән Россия аша да уза. Команда составында волонтерлар, спортчылар һәм спорт сөючеләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International